Счетчики
|
Күгәрчен гөрлидер
Татар халык җыры
Син дә күгәрчен идең лә, Мин дә күгәрчен идем; Һаваларда очып йөрсәм, Күреп сөйләшер идем. Күгәрчен гөрлидер, Язын, көзен белмидер; Безне дошманнар сөйлидер, Ни күрәсен белмидер. Күк күгәрчен күлләрдә лә, Иркәм, күңелең кемнәрдә? Иркәм, күңелең миндә, булса, Күрешик җомга көннәрдә. Күгәрчен ояда, Оялары пыяла; Күгәрченнәр кебек гөрләп, Торсаң иде дөньяда. |