Счетчики
|
Күгәрчен гөрлидер
Татар халык җыры
Күк күгәрчен уйнатам ла, Күккә менгәч югалтам; Насыйп булса кавышырбыз дип, Үз күңелемне юатам. Күгәрчен алда, Оялары пыяла; Күгәрченнәр кебек гөрләп Яшик, дуслар, дөньяда. Күк күгәрчен бодайда, Минем җаныем кайда? Син җаныйны уйлый-уйлый Бик саргайдым бу айда. Күгәрчен гөрлидер, Язын, көзен белмидер; Безне дошманнар сөйлидер, Ни күрәсен белмидер. Чыктым кырның читенә, Туйдым чәчәк исенә; Даим, даим, сәгать саен Сез төшәсез исемә. Күгәрчен гөрлидер Мәчет манарасында; Ниләр килеп, ниләр китми Яшьлек заманасында. Күгәрчен булса идем мин, Күктә уйнар идем мин; Синең сөймәсеңне белсәм, Күптән үләр идем мин. Күгәрчен гөрлидер Гөл бакчасы ояда: Кемнәр ярын кемнәр сөйми Бу вафасыз дөньяда. |