Счетчики
|
Күк күгәрчен
Татар халык җыры
Күк күгәрчен күктә уйный, Күләгәсе җирдә уйный. Минем күңелем сине уйлый, Күк күгәрчен, сандугачым, Синең күңелең кемне уйлый? Күк күгәрчен, кил каршыма, Хат языйм канатыңа; Язган хатым, әманәтем, Күк күгәрчен, сандугачым, Тапшырчы җанашыма. Күк күгәрчен гөрлидер Гөлләр чәчәк аткайда; Син җаныемнан хәбәр көтәм, Күк күгәрчен, сандугачым, Таң сызылып атканда. |