Счетчики
|
Күн авылы
Татар халык җыры
Биек тауларның башында Утырып уйлар уйладым; Утырып уйлар уйлар өчен Үскән икән буйларым. Ал бәйлиләр, гөл бәйлиләр Талган беләкләремә; Сабыр итәргә кушалар, Түзмим йөрәкләремә. Йөрәкләрне җилкетерлек Минем дә бит бар моңым; Узган гомер искә төшсен, Тартып җибәр гармуның. |