Счетчики
|
Күңелле җырлар
Татар халык җыры
Уртадагы урындыкка Утыргансың берүзең; Матур үзең, үтә сүзең, Туган илдә берүзең. Алып бирәм алтын тарак Маңгай чәчең тарарга; Йөзләреңдә нурлар уйный, Кыймыйм туры карарга. Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга ефәк бәйләнә; Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телем бәйләнә. Тал бөреле, тал бөреле, Тал бөреле була ул; Жан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә буда ул. |