Счетчики

Күңелләр юанганчы

Татар халык җыры
Картлар яткач, ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? Үпкәлим!

Ник чыкмыйсың бакчабызга?
Шомыртлар чәчәк ата!
Бер-берсен сөяләр дигән
Сүз йөри безнең хакта.

Кеше теленә кергәнбез,
Бик сирәк күрешсәк тә.
Ә ник соң тагын очрашып
Серләрне бүлешмәскә?

Ник чыкмыйсың бакчабызга?
Шомыртлар чәчәк ата!
Бер-берсен сөяләр дигән
Сүз йөри безнең хакта.

Көн дә сөйләшәсе иде
Күңелләр юанганчы.
Чык син, чык син бакчабызга
Олылар уянганчы!

Ник чыкмыйсың бакчабызга?
Шомыртлар чәчәк ата!
Бер-берсен сөяләр дигән
Сүз йөри безнең хакта.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1814 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!