Счетчики
|
Кыска җырлар
Татар халык җыры
/Төзүчесе Нурания Газизова/ Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлыйк шушы көйләргә; Җырласак шушы көйләргә, Калыр сагынып сөйләргә. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җыр күңелне ача ул; Җырлау күңелне ача ул, Кайгыларны баса ул. Җырлыйк: әле, җырлыйк әле, Берне түгел, икене; Җырламас идек икене, Сез дусларым сөйкемле. Әйдә, дуслар, җырлыйк әле Уйнаган гармуннарга; Ал чәчәк күк яшик әле, Бирешмик кайгыларга. Ал да булыр чагыбыз, Гөл дә булыр чагыбыз; Без җырламый кем җырласын, Безнең шундый чагыбыз. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Сызылып таңнар атса да; Яшь гомерләр ике килми, Сулар үргә акса да. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Уникегә тулганчы; Уникеләргә тулганчы, Дуслар күңле булганчы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Ишетсеннәр, белсеннәр; Җыелганнар бу табынга Бертуганнар дисеннәр. Их, дусларым, сезнең белән Шат минем күңелләрем; Гел дә шулай шатлык белән Үтсә иде гомерләрем. Сәгатьләр китте унбердән Уникенче номерга; Сез дуслардан айрылмыйча Торсаң иде гомергә. Тәрәзәгә җимнәр сиптем, Ашагыз, кошкайларым; Мәкнең алсу чәчәге күк Яшәгез, дускайларым. Санасаң, санамасаң да, Гармун теле унике; Уйласаң, уйламасаң да, Яшь гомер килми ике. Ага сулар, ага сулар, Ага сулар ник болай; Аккан сулар кире кайтмый, Яшь гомерләр дә шулай. Машиналарга утырып Кайтамын Казаннардан; Яшь гомерне сатып алып Булмый бит базарлардан. Узган гомер узды инде, Кадерле киләчәге; Шул кадерле киләчәкнең Булсаң иде чәчәге. Яшьлегеңнең бел кадерен, Яшьлек бит ул бер генә; Яшьлек кебек матур итеп Чәчәк ата гөл генә. Агыйделне акмый диләр, Дулкынсыз ага икән; Яшь йөрәкне янмый диләр, Ялкынсыз яна икән. Агыйделнең ак сулары Язгы ташуда акты; Төрлебезне төрле якка Тормыш дулкыны какты. Ак алъяпкыч билләрдә, Җилфердидер җилләрдә; Күңелләрем күтәрелми Сез булмаган җирләрдә. Алма бакчасына кереп Алма ашыйсым килә; Син агачы, мин чәчәге Булып яшисем килә. Сары каеш дилбегәләр Безнең атларда гына; Иртә торсам, ике күзем Сезнең якларда гына. Яшел кыяк җибәрәдер Бакчада суганнарым; Гөлләр кебек нур балкытып Яшәгез, туганнарым. Җылы якка очкан чакта Санадым мин кошларны; Күп эзләдем, табалмадым Сезнең кебек дусларны. Китәм инде, китәм инде Агыйделләрне буйлап; Ут эчендә янам инде Сез дусларымны уйлап. Кулъяулыгымны җил ала, Илтеп дәрьяга сала; Безнең болай утырулар Сагынып сөйләргә кала. Өй түрендә гөлләр үскән, Сиксән бөртек бер төптә; Сезнең белән утырганны Онтасым юк бөртек тә. Иртән торып тышка чыксам, Таралыша йолдызлар; Таралышкан йолдызлар күк Таралышырбыз, дуслар. |