Счетчики
|
Кыска җырлар
Татар халык җыры
/Төзүчесе Рафаэль Җаббаров/ Уйнагыз да, җырлагыз да, Гармун кулларыгызда; Гөлләр булып үсәр идем Йөргән юлларыгызда. Ал тагалар, гөл тагалар Алдан килгән атларга; Күз керфекләрем талганчы Карыйм сезнең якларга. Бакчаларга кергәнем юк — Гөлләр тигез үсәме; Җил аркылы сәлам әйтәм, Җилләр сезгә исәме?! Түгәрәк чишмә, салкын су, Эчтем җаным көйгәнгә; Ерак юлны якын итеп, Килдем сезне сөйгәнгә. Сулар сибеп, гөл үстерәм, Гөлем булыр үземә; Гөлдән тамган тамчылар күк Күренәсез күземә. Алтын самоварлар алтын — Эчендә суы салкын; Сезнең яктан искән җилләр — Үзегез кебек якын. Кара дуга, пар дилбегә — Бармы сезнең илләрдә? Тавышыгыз килгән кебек Кичке салкын җилләрдә. Эчим микән, эчмим микән Суларның салкыннарын; Эчсәм, алып китәр микән Эчемнең ялкыннарын?! Ак самовар борыннарын Күңелле борулары; Сезгә ничек, миңа кыен Аерылып торулары. Ташка басып су алмагыз, Без киткәч моңаймагыз; Без киткән юлларга карап, Сагынып саргаймагыз. Җырлагыз, дуслар, җырлагыз, Җырламыйча тормагыз. Бергә булганда җырлагыз, Һаман бергә булмабыз. |