Счетчики
|
Минзәлә
Татар халык көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре Барасызмы Минзәләгә, Мин барам Минзәләгә; Минзәләне күрер өчен Йөрәгем өзгәләнә. Минзәләгә барганым юк, Юллары такыр, диләр; Такыр юлда йөреп үскән Кызлары матур, диләр. Минем иркәм Минзәләдә Туып үскән бер матур; Минзәләгә баралмасам. Аны кемнәр юатыр?! Минем иркәм Миизәләнең Урамнарын балкыта. Үзенең уңганлыгы белән Тирә-якка дан тота. |