Счетчики

Мишә буйлары

Татар халык җыры
Уйна, дустым, гармуныңны,
Якташларым тыңласын;
Син уйнасаң, мин җырлармын
Мактап Мишә елгасын.

Ямьле Мишә буйлары,
Дулкынлана сулары;
Ярларында кошлар сайрый,
Сагындыра шулары.

Туган авылым Агайбаш ла,
Мишә су буйларында;
Мишә буе бөдрә таллар
Гел минем уйларымда.

Ямьле Мишә буйлары,
Дулкынлана сулары;
Ярларында кошлар сайрый,
Сагындыра шулары.

Мишә буен яңгыратып
Уйна матур көйләргә;
Син уйнаган, мин җырлаган
Калсын сагнып сөйләргә.

Ямьле Мишә буйлары,
Дулкынлана сулары;
Ярларында кошлар сайрый,
Сагындыра шулары.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 1767 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!