Счетчики

Оренбур яшьләре җыры

Татар халык җыры
Уфа тараклары белән
Чәчемне тарыйм әле.

Оренбур — Чиләбе,
Чиләгендә җиләге.
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?!

Бер әйләнеп, бер тулганып,
Туйганчы карыйм әле.

Оренбур — Чиләбе,
Чиләгендә җиләге.
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?!

Оренбур шәлләре йомшак,
Кызлар ябынсын әле.

Оренбур — Чиләбе,
Чиләгендә җиләге.
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?!

Бер кычкырып җырлыйк әле,
Дуслар сагынсын әле.

Оренбур — Чиләбе,
Чиләгендә җиләге.
Кемне уйлап тибә икән
Аның ярсу йөрәге?!

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1926 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!