Счетчики

Озата барма

Татар халык җыры
Озата барма, иркәм, озата барма,
Олы юл бит, бәлки адашмам.
Синең серле зәңгәр күзләреңне
Башка күзләр белән алмашмам.

Озата барма, иркәм, кайталмассың,
Сүзең барыбер әйтә алмассың.
Сөям дигән йомшак сүзең белән
Күңелемне юата алмассың.

Озата барып, иркәм, кайткан чакта,
Хәтфә чәчәкләрен таптама.
Вакытлыча гына озаткан булып,
Яшь йөрәккәемә ут салма.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 01.03.10 | Просмотров: 2636 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!