Счетчики
|
Озату
Татар халык җыры
Сикердем читәннәрен лә, Йөгердем, җитәлмәдем; Ни булды икән телләремә — Сау бул, дип әйтәлмәдем. Урманнарга барган чакта Адаштым юлларымны; Күңелем йомшак, елармын, дип, Бирмәдем кулларымны. Өй артындагы талларны Яратмасаң, кисәрсең; Мин сагынсам, тәрәз/ә/ ачам, Син җил булып исәрсең. |