Счетчики
|
Сабан туе җыры
Татар халык көе
Мөхәммәт Садри сүзләре Сабан туе — хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул; Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе. Шау-гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, шул; Котлы булсын, колхоздашлар, Ямьле сабан туйлары! Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар, бергә-бергә, шул; Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә. |