Счетчики

Сагышлы җыр

Азат Хөсәенов көе
Татар халык сүзләре

/"Бичура" спектакленнән/

Кара бөдрә чәчләремне
Үрдерәсем килмидер.
Эчем ялкын, тышым салкын,
Белдерәсем килмидер.

Безнең яннан казлар китте,
Түгәрәк күл кипкәнгә.
Әллә, дустым, үкенәсеңме,
Яшь гомерләр үткәнгә?

Әкрен барчы, әкрен барчы,
Безнең турдан узганчы.
Карап калыем, дускаем,
Ике күзем туйганчы.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 1544 | [ + ]   [ - ]   |


© 2019 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!