Счетчики

Сакмар

Татар халык җыры
Сакмарда гынай суы буйларында
Сандугачлар тавышын тыңладым.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сандугачлар тавышын тыңладым да
Өзелеп-өзелеп җырлар җырладым.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сакмар буйлары ла, ай, вак таллык,
Вак таллыкта сусар буладыр.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Сакмар сусарыдай яшь егетләр
Читтә йөрергә дучар буладыр.

Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 1802 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!