Счетчики

Сандугач баласы

Татар халык җыры
Сандугачларны санама
Исәбен тутырырга.
Әйдә алма бакчасына
Сөйләшеп утырырга.

Сандугач баласы
Алмагач ышыгында.
Ычкынмаслык итеп бәйлим
Мин сине гыйшыгыма.

Сандугач кунган киртәдән
Кисеп алдым чырагач.
Ярын тартып алган идем,
Кире бирдем елагач.

Сандугач баласы
Оча-оча талчыга.
Юаш булсаң «мәнсез», диләр,
Усал булсаң дан чыга.

Сандугачлар кунып сайрый
Гөлем, гөлем, гөлем, дип.
Матурлык сатып алалмыйм
Синең белән йөрим дип.

Сандугач баласы
Басмада түгел әле.
Сезнең сөйгән ярыгыз да
Госпада түгел әле.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 02.03.10 | Просмотров: 2570 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!