Счетчики
|
Саҗидә
Татар халык җыры
Урал буе бик ямьле лә, Урал суы бик тәмле; Ай-вай, Саҗидә, Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә. Урал суын эчкән кызлар Нечкә билле, ак тәнле. Ай-вай, Саҗидә, Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә. Каш карасы күзеңдә лә, Буй зифасы үзеңдә; Ай-вай, Саҗидә, Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә. Ай туганда тудың мәллә, Ай нуры бар йөзеңдә. Ай-вай, Саҗидә, Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә. |