Счетчики

Сәфәр

Татар халык көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Сәфәр чыксам ерак юлга,
Каерылып карыйм артка.
Китсәм ерак, яна йөрәк —
Калырсың кебек ятка.

Сәфәр чыксам ерак юлга,
Уелып кала эзләрем.
Эзләремнән килсәң иде,
Кала әйтер сүзләрем.

Сәфәр чыксам ерак юлга,
Озатып кала топольләр.
Кирәкми миңа, кирәкми
Син булмаган ят илләр.

Сәфәр чыксам ерак юлга,
Бул син миңа чын юлдаш.
Җирдә син бул миңа юлдаш,
Күктә юлдашым кояш!

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1903 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!