Счетчики

Сәлимәкәй

Башкорт халык җыры
Ирәндеккәй тавы бигрәк биек,
Тора-тора мендем башына,
Тора-тора мендем башына.
Кемнәр генә гашыйк, ай, булмады
Сәлимәкәй, кара кашыңа,
Сәлимәкәй, кара кашыңа.

Сәлимәкәй суга барган чакта
Җилләр сыйпап сөя башыннан.
Сәлимәкәй төндә йоклаганда
Ай сокланып үбә кашыңнан,
Ай сокланып үбә кашыңнан.

Сәлимәкәй, сине күргән чакта.
Оялып та кояш тарсына,
Оялып та кояш тарсына.
Караңгы ла төшеп, ай калыкса,
Йөзкәеңә нуры ярсына,
Йөзкәеңә нуры ярсына.

Иртән генә торып бер карасам,
Сәлимәкәй килә су буйлап,
Сәлимәкәй килә су буйлап.
Саргайды ла йөзем, ай, саргайды,
Сәлимәкәй, сине күп уйлап,
Сәлимәкәй, сине күп уйлап.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 03.03.10 | Просмотров: 1492 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!