Счетчики
|
Шахта
Татар халык көе
Шәйхи Маннур сүзләре Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска; Ул китә инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Шахталарга син төшәрсең, Җырлап күмер кисәрсең; Әмма мине бик сагынсаң, Бик саргайсаң, нишләрсең? Бик сагынсаң, бик саргайсаң, Йөрәккәең тынмаса, Сагынуларың чиктән ашса, Чакыртырсың Донбасска. |