Счетчики
|
Шахта
Татар халык җыры
Китәм инде, китәм инде, Китәм инде Донбасска; Мин китәм инде Донбасска, Сүз бирдек ташлашмаска. Шахтер егет күмер кисә, Кемнәр ала исәбен? Гомерем бетеп, таш басмаса, Ташламам, җан кисәгем. Шахтер кия шапкасын, Кулына ала лампасын; Көннәр буе җир астында Күрми дөнья яктысын. Шахтер егет ятып йоклый, Одеялын ябынып; Төннәр буе йоклый алмый, Туган илен сагынып. |