Счетчики
|
Сөмбел
Татар халык җыры
Сыздыр, әйдә, гармуныңны, Авазлары чынласын шул; Яшь күңелнең дәртле җырын Иптәшләрем тыңласын. Егетләр — илнең былбылы, Кызлар — былбылның гөле шул; Былбыл гөлне, гөл былбылны Сагынасы билгеле. Зәңгәр юллы батист күлмәк Минем сөеп кигәнем шул; Кара кашлы, кара күзле Авыл кызы — сөйгәнем. |