Счетчики
|
Тирәккәем
Башкорт халык җыры
Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Сакмар суның камышы күк, Сылу син гүзәлкәем. Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Агым суга каршы йөзмә, Талыр бит беләккәең. Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Минем йөрәккәем яна, Янамы йөрәккәең? Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Җаным сөйгән ярым белән Үтсә иде гомеркәем. Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Миннән артык яр тапмассың, Эзләмә, егеткәем. Тирәк-тирәк, тирәк-тирәк, Тирәк-тирәккәем; Йөзең нурлы, үзең серле, Өзәсең үзәккәем. |