Счетчики
|
Туган ил
Татар халык җыры
Сагынам туган-үскән илемне, Әллә кай җирләре ямьле иде; Сөямен, Шул илемне уйлап көямен. Яшел болыннардан шаулап аккан Сулары ла татлы, тәмле иде; Бигрәк тә Шул су буе тора йөрәктә. Яланына чыгып,йөргән чакта, Таныш иде аның бар ягы; Түзалмыйм, Туган-үскән илдән бизә алмыйм. Кайтасым ла килә туган илгә, Йөрәккәем шунда ашкына Өзлексез, Чит илләрдә ялгыз күңелсез. Атам да анам, туганнарым, Дус-ишләрем калды барысы да; Барысы да, Сагынып елыйм, йөрәк ярсый да. |