Счетчики
|
Уф, йөрәгем!
Татар халык җыры
Җиделе лампа, бишле куык Ватылды, җиргә төште, шул; Уф, йөрәгем, су бирегез, Иркәм исемә төште. Яңа өемнең түрләренә Элеп куйдым тастымал, шул; Уф, йөрәгем, су сибегез, Ут кабуы ихтимал. Иртә торып тышка чыксам, Фонтаннардан су алам, шул; Уф, йөрәгем, сүндерегез, Синең утларда янам. Урман буйларында йөргән Чакларны сагынырсың, шул; Уф, йөрәгем, килмә якын, Утына кабынырсың. |