Счетчики
|
Җаным жәл түгел сиңа
Татар халык җыры
Алым жәл түгел сиңа, Гөлем жәл түгел сиңа; Алым түгел, гөлем түгел, Җаным жәл түгел сиңа Алларым диям сине, Гөлләрем диям сине; Алым түгел, гөлем түгел, Җаннарым диям сине. Әрәмәдә карама, Карамада кондыз бар; Караңгы дип килми калма, Ай булмаса, йолдыз бар. Түгәрәк күлдән салкын су Эчтем җаным көйгәнгә; Ерак җирне якын итеп Килдем сине сөйгәнгә. |