Счетчики
|
Җәмилә
Татар халык җыры
Салкын сулар сибеп кенә Үстерәм гөлләремне. Серләремне сөйләр идем, Тынласан серләремне. Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә. Гөлләремнең ал чәчәге Тан нурында балкыды. Мәңге сүнмәс, һич сүрелмәс Сөюемнең ялкыны. Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә. Тәрәзәгә үреләсең, Гөлләргә күмеләсен; Гөлгә карыйм, сиңа карыйм, Син матур күренәсең. Ай-ли, Җәмилә, Җәй көннәре ямьле лә. |