Счетчики
|
Җиңгәчи
Татар халык җыры
Сикреп төштем тирәккә лә. Гөл яфрагы кирәккә. Ай җиңгәчи, Сөйгәнемне димләче. Гөл яфрагы дару диләр Яна торган йөрәккә. Ай җиңгәчи, Сөйгәнемне димләче. Сандугачлар сайраса да, Йөрәккә ял буладыр; Ай җиңгәчи, Сөйгәнемне димләче. Биш минутның өч минуты Сезне уйлап узадыр. Ай, җиңгәчи, Сөйгәнемне димләче. |