Счетчики
|
Җизнәкәй
Татар халык җыры
Кыз: Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй? Егет: Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым-ялгызым. Кыз: Бу бармагың ник кәкере, җизнәкәй? Егет: Алтын балдак кигәнгә, балдызым-ялгызым. Кыз: Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй? Егет: Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым-ялгызым. Кыз: Мич башына ник мендең җизнәкәй? Егет: Караватың дип белдем, балдызым-ялгызым. Кыз: Балдызыңны нигә үптең, җизнәкәй? Егет: Җәмәгатем дип белдем, балдызым-ялгызым, Кыз: Балдыз сөю язык, диләр, җизнәкәй, Егет: Язык казык башында, балдызым-ялгызым. |