Счетчики
|
Зөһрә йолдыз
Татар халык көе
Гөлшат Зәйнашева сүзләре Зөһрә йолдыз — таң йолдызы, Таң беленгәч тә сүнер. Кунак булып, кына, дуслар, Килә икән яшь гомер. Идел буен иңләп-буйлап, Икәүләп йөрмәгәнбез. Кунак кына яшь гомернең Кадерен белмәгәнбез. Челтер-челтер агып китәр, Таш ташлама чишмәгә. Яшь гомерем кире кайтса, Белер идем нишләргә. Яшьлектә үткән юлларга Борылып карыйм һаман. Адаштырса да яшьлегем, Үкенмәс идем сыман. |