Сабан туйда, көрәш барган мәйданнарданСугыш җиле әтиләрне йолкып алган.Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендәЯраланган аккош кебек ятып калган.
Яраланган илләр байрак үпкән чакта,Фанфаралар кояшкача сузылганда,Җырлаганда җиңү җырын бер сулыштан,Без туганбыз — сугыш тынган.Сугыш тынган. Әтиләрнең сафларына соңарганбыз,Ләкин яңа көрәшләргә үз вакытында туганбыз,
Без туганбыз.