Счетчики

Биергә син мине чакыр

Шамил Шәрифуллин көе, Бикә Рахимова сүзләре

Сиңа гына карый күзем,
Бетмәс кебек сөйләр сүзем.
Матур көйне көйләр идем,
Ихлас сүзне сөйләр идем.

Сиң бул инде, егет, тапкыр:
Син биергә мине чакыр.

Җилдән җитез әйләнербез,
Алда безнең бәйрәмебез,
Явар безнең ләйсәнебез,
Килер ямьле җәйләребез.

Идәннәре бит нинди такыр,
Син биергә мине чакыр.

Чәчләрне чәчкә бәйләрбез,
Булырбыз пар чәчәкләр без.
Гөлләр үсәр, кырау тимәс,
Салкын җилләр башын имәс.

Минем йөзем айдай балкыр,
Син биергә мине чакыр.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 17.04.10 | Просмотров: 934 | [ + ]   [ - ]   |


© 2020 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!