Счетчики

Чын сөю булмаса...

Камил Хәсәнов көе, Рифкать Закиров сүзләре

Чалт аяз булса да бүген көн,
Еракта урманнар күгелҗем;
Күгелҗем урманнар артына
Кердең дә күмелдең...

Сизелер-сизелмәс җил бәрә,
Кыр буйлап, күр, рәшә тирбәлә,
Ә йөрәк талпына: син аны
Эзләмә... эзләмә...

Эзләмәс идем дә - уй баса,
Сагынмас идем дә - моң баса;
Берсен дә эшләмәс идем лә
Чын сөю булмаса!..

 

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 17.04.10 | Просмотров: 4862 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!