Счетчики

Ишкәк ишкәндә

Фасил Әхмәтов көе, Мостафа Ногман сүзләре

Сибелә, сибелә алма чәчәкләре
Җилләр искәндә.
Дулкынлана көмеш су өсләре
Ишкәк ишкәндә.

Әкрен генә чайкалдырып,
Йөзә көймәбез.
Ник ачмыйбыз йөрәкләрне.
Нигә, нигә без?..

Назлы кулың белән сулар алып
Чәчрәтмә биткә;
Анын белән генә януларым
Басылмас һич тә.

Толымнарың, иркәләнеп,
Җилгә тарала,
Зинһар, димен, серле итеп
Миңа карама.

 

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 17.04.10 | Просмотров: 1077 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!