Нариман Сабитов көе, Әнгам Атнабаев сүзләре
Язлар булса, ярсып сайрар өчен,Сыерчыклар канат кагына;Сыерчыклар канат кагынганда,Мәхәббәтем, сине сагынам.
Язлар булса, хуш исләрен бөркеп,Болын чәчкәләргә ябына;Болын чәчкәлрргә ябынганда,Кайтыр идем синен яныңа.
Язлар булса, очкын ялкынланып,Йөрәкләрдә утлар кабына;Йөрәкләрдә утлар, кабынса да,Кайтып булмый яшьлек ягына.