Сәлимә Шәмсина көе, Зөлфәт сүзләре
Агымсуга карый-карый
Уйлама, Каратолым!
Серен белеп буламыни
Сөюнен, яратуның?
Әйт, агымсу,
Сөйләче тып-тын гына:
Кем бәхете уралган толымына?
Аһ, агымсу!
Аһ, бу таллар...
Сөю серен кем айлар?
Әкияттәге кыз мәллә син -
Могҗиза күзләреңдә,
Дулкындагы ак йолдызлар
Чагыла йөзләреңдә...
Әйтче, йолдыз,
Сөйләче яна-яна:
Кем бәхете уралган толымына?
Аһ, син, йолдыз!
Аһ, бу таллар...
Сөю серен кем аңлар?