Счетчики

Кичегеп килгән мәхәббәт

Бәхти Гайсин көе, Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Язгы күкрәү булып,
Идел кебек тулып,
Йөрәгемә килеп кердең син,
Язлар килгән-киткән,
Гомер синсез үткән,
Моңарчы соң кайда йөрдең син?..

Утка каршы барам,
Суга каршы йөзәм,
Тик бер елмай мине чакырып.
Күпме яшәп җирдә,
Тынгы белми бер дә
Сине эзләгәнмен ахыры?..

Инде син табылдың,
Йөрәктә кабындың,
Күктә яңа йолдыз янгандай;
Бер аңларсың микән,
Сабыр гына көтәм,
Җир язларны көтеп алгандай.

 

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 17.04.10 | Просмотров: 1110 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!