Фәттах Латыйпов көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре
Син ант иттең, вәгъдә бирдек:«Гомерлеккә яр булырмын, - дип, -Арган-талган чакларыңдаЙөрәгенә ял булырмын», - дия.
Таң йолдызым, нишләдең син,Саф иде бит синең күзләрең?..Истән чыкмый: «Сине иркәм,Оныталмам!» - дигән сүзләрең.
Ник соң, бәгърем, биргән вәгъдәңОчып китте искән җил сыман?..Тик мин калдым, ялгыз калдымЯфракларын койган гөл сыман...