Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре
Ике йөрәк - ике йолдыз...
Йолдыз яна һаваларда.
Миндә син бар!..
Миндә син бар? -
Аралар юк араларда
Аралар юк араларда.
Ике йөрәк - ике бөркет,
Бөркет оча биекләрдә.
Миндә син бар!..
Миндә син бар! -
Нурлы канат өметләрдә,
Канатлылар биекләрдә.
Ике йөрәк - ике аккош,
Томан аккош күлләрендә.
Миндә син бар!..
Миндә син бар! -
Томаннар юк йөрәгемдә,
Язгы таңнар йөрәгемдә.