Фәрит Хатыйпов көе, Рәшит Гәрәй сүзләре
Болыннарда күпме гөлләр тибри,Сокланмассың шуңа ничек син?Болыннарга чыгып сызгыр әле,Болындагы гөлләр ишетсен.
Болын гөлләредәй бер матурны,Сайлап ал син аннан үзеңә.Ул елмайган чакта, якты кояшКөлеп торсын синең йөзеңдә.
Яшьлек бит ул язлар кебек килә,Матур итеп сөй һәм сөел син.Сез парлашып йөргән болыннардаСезне күреп гөлләр сөенсен.