Счетчики

Тагын, тагын, тагын да

Сафьян Ибраһимов көе, Мәгъсум Латифуллин сүзләре

Үрмә гөлләр утырттым мин
Зәңгәр Идел ярында.
Гөрләп торсын диеп тормыш
Тагын, тагын, тагын да.

Гөлләр үсте, кил син, бәгърем,
Сүнмәс яшьлек таңында,
Иркәләрсең син аларны
Тагын, тагын, тагын да.

Булса идем зәңгәр чәчәк
Син үрелгән чагында,
Шаулар иде, яшьлек таңым
Тагын, тагын, тагын да.

 

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 17.04.10 | Просмотров: 1574 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!