Счетчики

Ачытау

Венер Мөхәммәдиев көе
Вильдан Вәлиев сүзләре

Ачытаудан көтеп алдым
Сызылып таңнар атканын.
Күңел җырлый, сайрый тургай,
Талмасын канатлары.

Көмеш чишмә чылтырыйдыр
Чакма таш асларында,
Бер йотым су җитәр иде
Сагынган чакларымда.

Йөрәгемдә менеп китәм
Ачытау башларына,
Истәлеккә язасым бар
Мәңгелек ташларына.
Исән чакта язасым бар
Шул тауның ташларына,
Ачытау ташларына.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 24.02.10 | Просмотров: 1604 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!