Счетчики
|
Адаштым
Илһам Хисмәтуллин көе
Нурия Измайлова сүзләре Ашыгулар ялгышуга була, Ашыгырга никтер яраттым. Ашыгулар — урман, Ялгышларым — буран, Йөгерә-йөгерә кереп адаштым. Ашкынулар үкенечкә була, Юк шул минем сабыр канатым. Үкенечләр — урман, Урманнарда — буран, Көлә-көлә кереп адаштым. Ашыгулар һәлакәткә илтә, Ник мин сине шашып яраттым?! Карашларың — урман, Мәхәббәтем — буран, Җырлый-җырлый кереп адаштым. Карашларың — урман, Мәхәббәтем — буран, Елый-елый кереп адаштым. Страниц: 1
|