Счетчики
|
Аерылабыз инде, бәгърем
Рафаэль Билалов көе
Шәмсия Җиһангирова сүзләре Аерылабыз инде, бәгърем, Сөелеп туймас чакта.— Кошларның да канатлары Икесе ике якта. Әйтер сүзләрем күп калды, Аерылырбыз димәдем. — Назым туя назламадым, назламадым, Җаным туя сөймәдем. Күрешербез дип уйладым, Мәңгегә дип китмәдем. — Күзләрем туя күрмәдем. Иренем туя үпмәдем. Атлар үтәр араларны Йөгереп кенә үтәрмен. Җаным туя сөяр өчен, сөяр өчен Үземнеке итәрмен. Страниц: 1
|