Счетчики
|
Аерылудан соң
Рим Хәсәнов көе һәм сүзләре
Сандугачлар бергә килә, Бергә тезелеп китә. Бергә чаклар искә төшеп, Эчләр өзелеп китә. Сандугачым — сул кашым, Карлыгачым — уң кашым. Сездән аерылганнан бирле Ямь тапмый ялгыз башым. Сандугачлар да сайрамый Күгәрченнәр дә күчкән. Нигә безнең араларга Урал таулары үскән. Сандугачым — сул кашым, Карлыгачым — уң кашым. Сездән аерылганнан бирле Ямь тапмый ялгыз башым. Сандугач карлыгач кебек Ояларын сыламый. Кошлар аерыла да китә, Безнең кебек еламый. Сандугачым — сул кашым, Карлыгачым — уң кашым. Сездән аерылганнан бирле Ямь тапмый ялгыз башым. Сандугачлар гына кунып, Сындырды гөлләремне. Сынган гөлләргә охшатам Аерылган көннәремне. Сандугачым — сул кашым, Карлыгачым — уң кашым. Сездән аерылганнан бирле Ямь тапмый ялгыз башым. Страниц: 1
|