Счетчики

Агыгыз сулар кирегә

Роберт Тимербаев көе
Рамил Чурагулов сүзләре

Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар туктамый.
Гомер үтә, йөрәк көтә,
Кавышырга җай чыкмый,

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Яшел үләнле аланда
Уеннар матур иде.
Безнең яшьли сөйгән ярлар
Башкалар яры инде.

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Бәхетең үзең кулыңда,
Сайланып күп йөремә.
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Берүк ятларга бирмә.

Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 2777 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!