Счетчики

Агыйдел сылуына

Илгиз Закиров көе
Резеда Вәлиева сүзләре

Агыйдел агышлары,
Зифадыр камышлары.
Агыйделнең бер сылуы —
Йөрәгем сагышлары.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә.
Язны көткән назлы гөлдәй
Күңелем сине көтә.

Агыйдел каты ага,
Аккош канатын кага.
Аккош булып оч та, ярым,
Серемне әйт син аңа.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә.
Язны көткән назлы гөлдәй
Күңелем сине көтә.

Таңнар аткан чагында,
Агыйдел якларында,
Яннарыңа барыр идем
Дулкын канатларында.

Агыйдел яры текә,
Сулары ерак китә.
Язны көткән назлы гөлдәй
Күңелем сине көтә.

Страниц: 1
Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 2526 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!