Счетчики
|
Агыла да болыт агыла...
Афәрин Акчурин көе
Хәсән Туфан сүзләре Агыла да болыт агыла Таулар аша авылым ягына. Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма?! Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына. Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма?! Ни дип әйтсен: берни белми ул, Хәбәре юк минем йөрәктән. Мине бары чылатып үтте Ак каеннар белән беррәттән... Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына. Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр Нәрсә әйтер туганнарыма?! Страниц: 1
|