Счетчики
|
Ак яулыклы әнием
Луиза Батыр-Болгари көе
Наил Касыймов сүзләре Чәчләреңә япкан ак яулыгың Бик килешә, әнкәм, йөзеңә. Ак яулыгың төсле ак күңелең, Саф күңелең чагыла күзеңдә. Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә — Чәчләрең дә бүген ак синең... Күңел күгемдә син — якты кояш, Ак яулыклы әнием минем. Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр, Югалттың шул инде Саулыгың. Кара кайгыларны күрсәң дә син, Каралтмадың, әнкәм, яулыгың. Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә — Чәчләрең дә бүген ак синең... Күңел күгемдә син — якты кояш, Ак яулыклы әнием минем. Страниц: 1
|